Логотип
Хәбәрләр

Татарстан җырчысы Голос тапшыруында?

Заманында инста тасмада «Татарстан җырчысы Голос тапшыруында» дигән имеш-мимеш таралган иде. Илсөяр Әхмәдуллина шәхси аккаунтына әлеге видеоны урнаштырган булып чыкты. Анда җырчы Әнвәр Нургалиев чыгыш...

Заманында инста тасмада «Татарстан җырчысы Голос тапшыруында» дигән имеш-мимеш таралган иде. Илсөяр Әхмәдуллина шәхси аккаунтына әлеге видеоны урнаштырган булып чыкты. Анда җырчы Әнвәр Нургалиев чыгыш ясый. Кичә әлеге постны «Идел» журналы янә тартып чыгарып, инста дуслары хөкеменә тапшырды. 2018 елның 12 апрелендә инста тасмага эленгән пост бүген дә бәхәс тудырмый калмады. Видеоны карагач, күпләрне ышаныргамы яки юкмы дигән сорау бимазалагандыр. «Это не в Голосе, монтаж, сцена совсем другая» дип комментарий калдыручылар булса да, видеоны «Идел» журналы аккаунтыннан 981 кеше карап өлгергән. Татар халкында «татар юрап китерә» дигән әйтем бар. Бәлки, чыннан да Әнвәр Нургалиевка бәхетен сынап караргадыр? Ул вакытта «Градцкий мәңге борылмый... мондый җырлауга» диючеләрнең  борынына чиертер иде җырчы.
 
Фото: скриншот видеодан
Г.Гыймадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк