Татарстанда 26 градуска кадәр җылы булачак

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте алдагы көннәрдә республика территориясендә җылы һава торышы көтелүен хәбәр итте.
14 майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Явым-төшем көтелми. Йомшак җил исәчәк.
Минималь температура төнлә +4..+9 градус, көндез +20..+25 градус җылы булачак.
15 майда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән бераз яңгыр фаразлана. Җил көнбатыштан, уртача тизлектә булачак.
Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, көндез максималь температура +21..+26 градуска кадәр булачак, дип фаразлый синоптиклар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте