Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда ачык һавада фильмнар күрсәтеләчәк

1 августтан 10 августка кадәр Татарстанда Бөтендөнья урам киносы фестивале узачак. Россиянең кыска метражлы киносын республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында карарга һәм алар өчен тавыш бирергә мөмкин булачак. Бу хакта «Татаркино» дирекциясе хәбәр итә.

Республиканың Әгерҗе, Азнакай, Югары Ослан, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга һәм башка районнары, шулай ук Чаллы һәм Казан паркларында ачык һавада кино карарга һәм ошаган кинотасма өчен тавыш бирергә мөмкин булачак.

Барлык кинолар ачык һавада күрсәтеләчәк, ә җиңүче фонарьлар яктысы белән билгеләнәчәк. Шәһәрләрдә чараны оештыручылар һәр мәйданда ут дәрәҗәсен үлчәячәк яки яктыртылган фонарьлар санын билгеләячәк.

Былтыр фестивальдә 1085 шәһәр һәм торак пункт катнашты. Җиңүчеләрне 500 меңнән артык тамашачы сайлады. Яшь режиссерларга 3,5 млн сум акча өләштеләр. Никита Власовның «Болванка» киносы 2019 елның иң яхшы фильмы дип танылды. Элегрәк ул «Короче» фестиваленең төп призы белән бүләкләнгән һәм «Кинотавр»да күрсәтелгән иде.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк