Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда һава торышы бозыла

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). 5 июньдә Татарстанда яшенле яңгыр һәм өермәле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Иртәгә көн үзәгеннән...

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). 5 июньдә Татарстанда яшенле яңгыр һәм өермәле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә көн үзәгеннән башлап 23.00 сәгатькә кадәр республикада яшенле яңгыр һәм боз явуы фаразлана.

Секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 20-25 метрга кадәр көчле җил көтелә. Мөмкинлеккә карап, өйдән чыкмау, ерак араларга бармау киңәш ителә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк