Татарстанда бүген аяз көн булачак, кар-бураннар көтелми

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). 19 мартта Татарстанда көндез һава температурасы -5..-10 градус булачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге. Көндез явым-төшем көтелми, юлларда бозлавык саклана.
Иртәгә, 20 мартта, аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән аз гына кар, буран фаразлана. Көндез аяз булачак. Төнлә һава температурасы -10..-15, көндез -3..-8 градус булачак.
21 мартта төнлә белән явым-төшемнәр көтелми, әмма көндез кар явачак, буранларга да мөмкин. Төнлә һава температурасы -11..-16, көндез -2..-7 градус булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте