Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда биш елда 1 млрд сумга 55 меңнән артык энергия саклаучы яктырткыч урнаштырылган

Авыл торак пунктларында яктыртуны торгызу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыра башлаганнан алып, Татарстанда 55 меңнән артык энергия саклаучы яктырткыч урнаштырылган. 2014-2018 елларда бу программ...

Авыл торак пунктларында яктыртуны торгызу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыра башлаганнан алып, Татарстанда 55 меңнән артык энергия саклаучы яктырткыч урнаштырылган. 2014-2018 елларда бу программаны финанслауга 1 миллиард 125 миллион сум акча тотылган. 

Быел программаны финанслауга 225 миллион сум юнәлдерү планлаштырыла.

2018 елда программа буенча 10 меңнән артык яктырткыч һәм 273 электр энергиясен исәпләү щиты урнаштырылган. Шулай ук 354 чакрым озынлыгындагы үзен-үзе күтәреп торучы изоляцияләнгән үткәргеч монтажланган. Бу максатларга 225 миллион сум бүленгән. 

 

2014-2017 елларда 45,7 мең яктырткыч, 2 мең электр энергиясен исәпләү щиты һәм 1,3 мең чакрым озынлыгындагы үзен-үзе күтәреп торучы изоляцияләнгән үткәргеч куелган.

Авыл җирлегендә яктыртуны торгызу буенча программа республикада 2014 елдан, энергияне сак һәм нәтиҗәле куллану җиһазларын файдалануга кертү һәм урамнарны яктыртуны норматив хәлгә җиткерү исәбенә, энергия куллануны киметү максатында эшли.

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк