Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда биш районда кош гриппы буенча карантин кертергә җыеналар

  Татарстанның Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас һәм Кама Тамагы районнарында кош гриппы килеп чыккан. (Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан җитәкчелеге республиканың биш районында...

 

Татарстанның Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас һәм Кама Тамагы районнарында кош гриппы килеп чыккан.

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан җитәкчелеге республиканың биш районында кош гриппына каршы карантин игълан итү ихтималы бар. Бу хакта бүген Хөкүмәте Йортында брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итте.

“17 июльдә лаборатория тикшеренүләре вакытында кош гриппы вирусы ачыкланган. Чүпрәле районы (Шеланга авылы), Кайбыч районы (Ульянково авылы), Тәтеш районы, Апас районында ике очрак һәм Кама Тамагы районында бер очрак турында сүз бара”, - диде Галимова.

Бу территорияләрдә авыру чыганакларын бетерү буенча кирәкле эшләр комплексы башкарылган. Үлгән кош-корт яндырылган, авыру табылган шәхси хуҗалыклардагы 350 баш чамасы кош-корт юк ителгән.

"Район башлыклары экстрен киңәшмә уздырды. Башка районнарда ишегаллары буенча йөреп, кош-корт тотучыларга киңәшләр бирергә җыеналар. Татарстан Президенты Ветеринария идарәсенә барлык чараларны күрергә кушты. Ул үзе бу мәсьәләне контрольдә тота. Чувашстан Республикасы чигендә биш пост куелды", - диде спикер.

татар-информ

 Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк