Татарстанда өч министр урынбасарын һәм өч комитет рәисе урынбасарын билгеләделәр

Татарстанда өч министр урынбасарын һәм өч комитет рәисе урынбасарын билгеләделәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән Алсу Әсәдуллина Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары, ә Юлия Әдгамова белән Дамир Натфуллин Татарстан мәдәният министры урынбасарлары булды.

Алексей Тарабукин Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнде.

Моннан тыш, Светлана Персова белән Альберт Сәләхов Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе урынбасарлары булды.

Фото: Михаил Захаров

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
422
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Илсөя Бәдретдиновага: «Бәби алып кайт инде...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы