Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда елгаларны чистарту өчен куаклар утыртылачак

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Әлфия Шәрәфетдинова). Татарстанда автомобиль юлларыннан, кырлардан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән агып төшкән суларга киртә кую максатыннан куаклар утыр...

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Әлфия Шәрәфетдинова). Татарстанда автомобиль юлларыннан, кырлардан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән агып төшкән суларга киртә кую максатыннан куаклар утыртылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров җиткерде.

Аның әйтүенчә, пилот төбәкләр итеп Арча һәм Биектау районнары сайланган. Әлеге эшләр үткәреләчәк мәйданнар билгеләнгән.

“Республика үсентеләрне үзе җитештерә. Шуңа да материал белән проблема булмаячак. Киләчәктә әлеге эшне республиканың барлык районнарында җәелдереп, пычрак суларның елга-күлләргә тискәре йогынтысын киметергә мөмкин булачак”, – диде ул.  

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк