Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда эссе һава торышы саклана

Бу атнада Татарстанда эссе һава торышы сакланачак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев шул хакта әйтте, диелә вузның матбугат үзәге...

Бу атнада Татарстанда эссе һава торышы сакланачак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев шул хакта әйтте, диелә вузның матбугат үзәге хәбәрендә.

Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, галим хәзерге вакытта республика территориясендә блокинг күренеше күзәтелүен әйткән. Ул һава массалары хәрәкәтен тоткарлый, югары басым һәм аяз һава торышы белән үзенчәлекле, дигән эксперт. Төннәр кыска булганлыктан, хәзер һава бик тиз җылына, дип өстәгән ул.

Шуңа да карамастан, республикада 2010 елда булган температура рекорды узылмаган әле.

  • Кичә Казанда һава 32,3 градуска (2010 елның бу көнендә ул 34,8 градус иде) кадәр җылынган.

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, бүген республикада температура +29..+34 градус (Казанда +31..+33 градус) тәшкил итәчәк.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк