Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда көчле буран булачак

Республикада аязучан-болытлы һава торышы саклана. Иртәгә, 14 мартта, төнлә һәм иртән Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак. Республиканың көнбатышында урыны белән көчле буран була. Бу турыда...

Республикада аязучан-болытлы һава торышы саклана.

Иртәгә, 14 мартта, төнлә һәм иртән Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак. Республиканың көнбатышында урыны белән көчле буран була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез урыны белән бераз кар яву ихтимал. Төбәктә аязучан-болытлы һава торышы саклана. Юлларда бозлавык булачак.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -9 градуска, аязганда -13 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температура -4 тән 1 градуска кадәр булыр дип фаразлана. 

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк