Татарстанда кабат салкынайта

Якшәмбе төнендә һәм соңрак республика территориясендә кырау төшүе ихтимал.
Татарстанга атмосфера фронты салкын һава торышы алып килә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Бүген республикада аязучан болытлы һава булачак. Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә температура 1 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак, төбәкнең көньяк-көнчыгышында температура +16 градус тәшкил итәчәк.
14 апрельдә Татарстан территориясендә салкын һава торышы булачак. Якшәмбе төнлә урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак, ә көндез явым-төшемнәр юк диярлек. Төнлә туфракта -3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы 3-8 градус җылыдан артмаячак. Төньяк-көнчыгыштан секундына 17 метрга кадәр тизлектә җил.
Киләсе атна башында төбәктә һава торышын скандинавия антициклоны билгеләячәк. Явым-төшемнәр көтелми. Төнлә 5 градуска кадәр суытачак, көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак.
Чыганак: Татар-информ
Фото: А.Габдуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте