Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда халык арткан!

Татарстанда халык саны арткан... күченеп килүчеләр хисабына, мөгаен...

 

Татарстанда халык саны арткан! Бөтенроссия халык санын алуның башлангыч нәтиҗәләре шуны  күрсәтә. Бу хакта Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.«Без  республикабызның җәлеп итүчәнлегенә омтылырга тиеш. Күп җирдә  халыкның кимүе бара, ә бездә күпмедер үсеш динамикасы бар. Димәк, безгә күчеп киләләр, барысы да Татарстан ягына килергә тели», — диде ул.Мисал итеп, республика җитәкчесе Татарстанның инвестицион мәйданчыкларына ихтыяҗ арта баруын билгеләп үтте.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьдә тәмамланды. Беренче  нәтиҗәләр киләсе елның апрелендә, ахыргы нәтиҗәләре 2022 ел ахырына кадәр билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк