Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда кино күрсәтү мөмкинлекләре булмаган районнар саны кимегән

Дәүләт Советында Татарстанда кинематография үсеше хакында фикер алыштылар.  Татарстанда стационар кино күрсәтү мөмкинлекләре булмаган районнар биш кенә калган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 41нче ут...

Дәүләт Советында Татарстанда кинематография үсеше хакында фикер алыштылар.

 Татарстанда стационар кино күрсәтү мөмкинлекләре булмаган районнар биш кенә калган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 41нче утырышында «Хөкүмәт сәгате» кысаларында билгеле булды.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова кинематография үсеше турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, кино тармагын финанслау күләме 2017 елда 177,5 млн сум булган. 2018 елда исә, сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 117 млн сум чыгым тотылган.

Татарстанның кино челтәре кино күрсәтү буенча 141 урыннан гыйбарәт. Шулай ук, 2017 елда Татастан Президенты карары буенча, 12 мәдәният учреждениесенә өстәмә автомобильләр бирү нәтиҗәсендә кинокүчергечләр саны да арткан.

Россиядә аз санлы халыклы (100 меңнән алып 500 меңгә кадәр) шәһәрләрдә кинотеатрларга ярдәм итү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Татарстанда стационар кино күрсәтү мөмкинлекләре булмаган районнар биш кенә калган. Бу Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Тукай районнары. 2017 елда Чүпрәле районында кино күрсәтү эше кабат кайтарылган.

Бу хакта тулырак: татар-информ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк