Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда китаплары күп укылган авторларга акчалата премия тапшырачаклар

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Ел дәвамында китаплары күп укылган авторларга 13 апрель көнне Татарстан Милли китапханәсендә акчалата премия тапшырачаклар.  Бу хакта “Татар-информ”...

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Ел дәвамында китаплары күп укылган авторларга 13 апрель көнне Татарстан Милли китапханәсендә акчалата премия тапшырачаклар.  Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Милли китапханә фәнни методик бүлекнең баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева әйтте.

“Ел китабы” конкурсы 1986 елдан бирле оештырыла, - диде Зәйнәп Җамалиева. - Быел конкурста республиканың 45 районы да катнашты. Татарстандагы нәшриятлар 2016 елда дөнья күргән, 2017 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республиканың 1510 китапханәсеннән алынган мәгълүмат буенча җиңүчеләр билгеләнде. 13 апрель көнне 6 номинация буенча иң күп укылган китап авторларына дипломнар һәм акчалата премия тапшырылачак. Шунысы кызыклы, быел конкурста язучы китаплары гына түгел, ә фәнни-популяр басма авторлары да шактый”.

2016 ел китаплары буенча оештырылган бәйгедә 381 китап катнашкан, шуларның: 51-е – чәчмә әсәрләр (проза), 75-е – тезмә әсәрләр (шигърият), 44-е – балалар әдәбияты, 49-ы – рус телендә чыккан матур әдәбият, 92-се – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 70-е – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Баш китапханәче Зәйнәп Җамалиева белдергәнчә, конкурс җиңүчеләре алты номинация буенча билгеләнгән. Беренче урынга 15 мең, икенчегә 10 мең, өченчегә 5 мең күләмендә акча тапшырылачак.

Утыз икенче ел узучы проект Татарстан Милли китапханәсе, Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештырыла. Шунысын да искәртеп узарга кирәк, Россиянең башка төбәкләрендә мондый конкурс уздырылмый.

13 апрельдә узачак китап бәйрәменең сценарий авторы шагыйрь Гәрәй Рәхим.

"Татар-информ" агентлыгы "Ел китабы-2016" бәйгесе нәтиҗәләре билгеле, дип хәбәр иткән иде.

татар-информ

Фото: http://kitaphane.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк