Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда мәгариф хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы соңгы 8 елда өч тапкыр арткан

Татарстан Республикасында икътисад һәм мәгариф өлкәләрендә уртача хезмәт хакы, 2010 ел белән чагыштырганда, 2,7 тапкыр арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән...

Татарстан Республикасында икътисад һәм мәгариф өлкәләрендә уртача хезмәт хакы, 2010 ел белән чагыштырганда, 2,7 тапкыр арткан.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты арасындагы 2017-2019 елларга килешү вазифаларының 2018 елда үтәлеше буенча берләштерелгән утырышта халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы Татарстан Республикасы комитетының рәисе Юрий Прохоров хәбәр итте.

«Икътисад һәм мәгариф өлкәләрендә уртача хезмәт хакы, 2010 ел белән чагыштырганда, 2,7 тапкыр артты. 2010 елда уртача хезмәт хакы 10,9 мең сум тәшкил иткән булса, бүгенге көндә бу өлкәләрдә уртача хезмәт хакы – 31 мең 609 сум. Мәгариф өлкәсендә, икътисад белән чагыштырсак, уртача хезмәт хакының үсеш темплары көчлерәк»,  диде Юрий Прохоров.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучыларының уртача хезмәт хакы 11,7 мең сумнан 27 мең 208 сумга кадәр менгән. «Өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең дә хезмәт хаклары артты. 2012 елда алар 13,3 мең сум алып эшләгән булсалар, 2018 елда аларга 31,6 мең сум түләнде. Мәгариф өлкәсендә эшләгән кешеләрнең хезмәт хаклары, күпләр сөйләгәнчә, аз түгел»,  диде Юрий Прохоров.

Бүген утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты арасында килешү төзелде. «Тармак килешүенең мөһим бүлеге булып ике якның да хезмәт хакын түләү буенча булган бурычлары тора»,  дип белдерде Юрий Прохоров.

Фото: Александр Эшкинин

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк