Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда меңнән артык кеше БДИны вакытыннан алда тапшырачак

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, 21 март көнне бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабы старт ала, ул 11 апрельгә кадәр дәвам итәч...

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, 21 март көнне бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабы старт ала, ул 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда республикадан бер меңнән артык кеше катнашырга теләк белдерде, алар 14 фәннән имтихан тапшырачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында өч имтихан үткәрү пункты эшләячәк. Аларның икесе – Казанда (13 һәм 127нче мәктәпләр), берсе – Чаллыда (6нчы мәктәп).

Гадәттәгечә, имтихан үткәрү пунктлары видеокамералар һәм металл рамкалар белән җиһазландырылачак.

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле (603 кеше), профиль дәрәҗәдәге математика (474 кеше), җәмгыять белеме (378 кеше), биология (228 кеше), тарих (132 кеше), физика (178 кеше), химия (149 кеше) кебек фәннәрне сайлаган, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы 21 мартта информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, шулай ук географиядән имтиханнар белән ачыла. Алдагы имтихан рус теленнән 23 мартта узачак. 26 мартта чыгарылыш сыйныф укучылары тарих һәм химиядән сынау тапшыра.

28 мартта – чит телдән, 30 мартта – база һәм профиль дәрәҗәдәге математикадан, 2 апрельдә – чит тел, биология һәм физикадан, 4 апрельдә җәмгыять белеме һәм әдәбияттан имтихан тапшырачаклар. 6 апрельдән 11 апрельгә кадәр – резерв көннәр.

Узган елда Татарстанда 1161 кеше (2016 елда – 339) БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында катнашырга теләк белдергән иде. БДИның төп этабы 28 майдан 2 июльгә кадәр узачак. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк