Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны арткан

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда кабат ОРВИ белән авыручылар саны арткан. 5 феральдән 12 февральгә кадәр ОРВИ белән авыручылар саны мең кешегә артып, бер атна эчендә чирләүчеләр 17 562...

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда кабат ОРВИ белән авыручылар саны арткан. 5 феральдән 12 февральгә кадәр ОРВИ белән авыручылар саны мең кешегә артып, бер атна эчендә чирләүчеләр 17 562 кеше булган. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

Узган хисап атнасында шулай ук чирләүчеләр саны арту күзәтелгән. 29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр авыручылар 1,5 мең кешегә җиткән. Күзәтчелек органы белгечләре сүзләренчә, күрсәткечләр югары булса да, бүгенге көндә республика халкы арасында чирләү дәрәҗәсе эпидемиология баскычыннан 16,4 процентка түбән.

татар-информ

Фото: Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк