Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда программалаштыру һәм робототехника буенча ун сыйныф ачылачак

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан мәктәпләрендә 10 махсуслаштырылган IT-сыйныф ачылу ниятләнә. Программалаштыру һәм робототехника серләрен 900 бала үзләштерәчәк....

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан мәктәпләрендә 10 махсуслаштырылган IT-сыйныф ачылу ниятләнә. Программалаштыру һәм робототехника серләрен 900 бала үзләштерәчәк. Бу хакта коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

“IT-тармакта профильле белем үсеше мөһим санала. Бүген без урта, өстәмә, һөнәри һәм югары белем өлкәсендә белем бирү проектларын гамәлгә ашырабыз. Узган елда республиканың 38 мәктәбендә берәр IT-сыйныф ачылды. Ааларда программалаштыру һәм робототехника өлкәсендә 700 дән артык укучы әзерлек уза”, - дип белдерде министр.

Роман Шәйхетдинов яңа IT-сыйныфларның кирәкле техника белән җиһазланганын билгеләп узды. Белем бирү оешмаларында компьютер техникасын яңарту буенча системалы эш 2016 елда ук башлана. Узган 2017 елда республиканың 17 меңнән артык укытучысына яңа ноутбуклар өләшенгән. 2016 елдан бирле педагогларның барлыгы 26,5 меңнән артык ноутбугы яңартылган.

2018 елда мәктәпләрдә компьютерларны яңарту һәм урта һөнәри белем учреждениеләрен ноутбуклар белән тәэмин итү буенча эш дәвам иттереләчәк. Бу максатларга 17,5 мең берәмлек техника сатып алынган.

Татарстанда барлыгы 5 меңнән артык кеше IT өлкәсендә белем ала. 2018 елда аларның саны 6 меңнән артып китәр, дип көтелә.

Урта һөнәри белемгә килгәндә, 2016-2017 елларда Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумыннан 517 кеше укып чыккан. Кабул итү кампаниясендә конкурс бер урынга 5 кеше тәшкил иткән. Бу алдагы уку елындагы конкурстан ике мәртәбә артык. 2018 елда 324 студентның укып чыгуы көтелә. Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында 428 кеше һөнәри әзерлек узган.

Узган уку елында Иннополис университетыннан 169 студент укып чыккан. КФУның ИТИС (Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә) Югары мәктәбен 190 студент тәмамлаган.

татар-информ

Фото: http://mic.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк