Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда РФ Президентын сайлауга килүчеләр 77,45 процентны тәшкил иткән

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауга килүчеләр 77,45 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыны...

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауга килүчеләр 77,45 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Сайлау процессында барлык катнашучылар – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, сәяси партияләр, сайлаучылар белән туры һәм ачык диалог – безнең республикада узган сайлау кампаниясенә хас сыйфатлар”, - диде ул.

Мидхәт Шаһиәхмәтов, Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән, сайлауга әзерлеккә һәм аны уздыруга өлеш кертүчеләргә рәхмәтен җиткерде. “Бу - республика һәм җирле хакимият, хокук саклау органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары. Бурычларын үтәүгә җаваплы караганнары өчен, гражданнарга аеруча рәхмәт”, - дип белдерде ул.

Мидхәт Шаһиәхмәтов районнарның актив катнашуын билгеләп узды. “Шәһәрләр арасында Казанда да, Чаллыда да сайлаучылар актив. Казан буенча тавыш бирү 61,47 процент, Чаллыда 79, 54 процент, Әлмәттә 76, 51 процент, Түбән Камада 71, 83 процент. Авылларда тавыш бирүчеләр 80 проценттан артык”, - диде ул.

"Татар-информ" Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән, дип хәбәр итте.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк