Татарстанда сәнгать музейларына багышланган видеопроектлар конкурсы уза

Конкурста 8-10 сыйныф укучылары катнаша ала.
Татарстанда өлкән сыйныф укучылары «Идел буе сәнгать музейлары» дигән видеопроектлар конкурсында катнаша ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста 8-10 сыйныф укучылары катнаша ала. Катнашучыларга сәнгать музее турында видеоролик төшерергә кирәк. 4 минутлы видео өч телнең берсендә – инглиз, француз яки немец телендӘ укылырга тиеш. Видеода рус субтитрлары да язылырга тиеш.
Конкурс ике этапта уза: февраль аена кадәр катнашучылар музейда эш планын төзи, февраль аеннан март аена кадәр – проект төзү юнәлешендә эш алып баралар. Укытучылар һәм ата-аналар катнаша ала, дип билгеләп үтелә.
Материалларны 29 мартка кадәр конкурсны оештыручыларның электрон почтасына җибәрергә мөмкин.
Чыганак: tatar-inform
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
26 февраль 2021 - 14:28
-
26 февраль 2021 - 10:21
-
26 февраль 2021 - 09:58
-
25 февраль 2021 - 15:16
-
25 февраль 2021 - 14:03
-
25 февраль 2021 - 12:27
-
24 февраль 2021 - 13:01
-
Наркотикларга – юк! 12+