Татарстанда Сабан туе көне билгеле булды
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). 2018 елда Сабан туе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Татарстан Республикасы авылларында, район...
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). 2018 елда Сабан туе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Татарстан Республикасы авылларында, район үзәкләрендә, шул исәптән республиканың шәһәрләрендә, Сабан туе 16-17 июньдә булачак.
Казанда һәм Чаллыда Сабан туе 23 июньдә булачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бәйрәм чараларын бу даталарда уздыру буенча оештыру эшләрен башкару йөкләнә.
Карарда җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга татар милли бәйрәме Сабан туен шушы көннәрдә оештыруда катнашу тәкъдим ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк