Татарстанда Сабан туйлары кайчан узачагы билгеле булды

Бүген Татарстан Республикасы Президентының республикада «Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указы дөнья күрде. Указ нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 8-9 июньдә; Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә ‒ 16 июньдә; Татарстан башкаласы Казанда 23 июньдә узачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә күрсәтелгән вакытта бәйрәм чараларын оештыру йөкләнә.

Җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга, предприятие һәм берләшмәләргә татар халкының милли бәйрәме ‒ Сабан туен үткәрүдә ярдәм итәргә, актив катнашырга тәкъдим ителә. «Указ имзаланган көннән үз көченә керә», ‒ диелгән Татарстан Президенты имзалаган рәсми документта.

Чыганак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
269
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Усал хатын мужикны чүпрәккә әйләндерә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы