Татарстанда сайлауга килү күрсәткече 70,1 процент тәшкил иткән
Беренчел мәгълүматларга караганда, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга килү күрсәткече 70,1 процент тәшкил иткән. Бу хакта әлеге минутларда «Пирамида»да бердәм мәгълүмат ү...
Беренчел мәгълүматларга караганда, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга килү күрсәткече 70,1 процент тәшкил иткән. Бу хакта әлеге минутларда «Пирамида»да бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
«Бердәм Россия» партиясе 72, 43 процент тавыш җыйган. КПРФ өчен 10,74 процент тавыш бирелгән. Сайлаучыларның 3,96 процент тавышы «Справедливая Россия» партиясенә туры килә. ЛДПР партиясе 3,79 процент тавыш җыйган. “Коммунисты России” партиясе өчен 3,65 процент тавыш бирелгән.
«Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе» партиясе 2, 47 процент тавышка ия. «Үсеш» партиясенә 1,82 процент тавыш туры килә.
«Сайлау тыныч узды. Аның төп нәтиҗәләре якын арада игълан ителәчәк», - диде Шаһиәхмәтов.
Автор: Гөлнар Гарифуллина
Фото: Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк