Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда спортның төрләрен үстерергә ниятлиләр

Республикада спортның пляждагы төрләрен үстерү программасы әзерләнә, Спорт үзәген төзү мәсьәләсе карала. (Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанда спортның пляждагы төрләрен үстерү программасы әз...

Республикада спортның пляждагы төрләрен үстерү программасы әзерләнә, Спорт үзәген төзү мәсьәләсе карала.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанда спортның пляждагы төрләрен үстерү программасы әзерләнә, махсуслаштырылган Спорт үзәге төзү мәсьәләсе карала. ТР спорт министры урынбасары Алмаз Миңгулов матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Хәзерге вакытта проект өчен финанс чыганаклары эзлибез, дип искәртте Миңгулов.

Татарстанда шулай ук өсте ябулы Спортның пляждагы төрләре үзәген төзү күздә тотыла. Анда пляж гандболы тәкъдим ителәчәк.

24-29 июльдә Казанда пляж гандболы буенча VIII дөнья чемпионаты уза. 

татар-информ

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк