Татарстанда төнлә 20 градуска кадәр салкын булуы ихтимал

Казанда көндез һава температурасы -7..-9 градус булачак.
Татарстанда төнлә һәм иртән температура -9..-14 градус, ә аязганда -20 градуска кадәр суытырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәгә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүчән җил исәчәк. Көндез температура -6..-11 градус булачак. Юлларда - бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.
Казанда төнлә аязучан болытлы һава, бераз кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Һава температурасы -12..-14 градус, аязганда -17 градус салкын булуы көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак.
Иртәгә көндез башкалада аязучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек. Көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Һава температурасы -7..-9 градус салкын булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/02/181915/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 10:17
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте