Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда татар токымлы атлар үрчетү өчен субсидияләр каралган

Республикада татар токымлы атлар үрчетү өчен бюджеттан субсидияләр каралган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр. Дәүләт ярдәм...

Республикада татар токымлы атлар үрчетү өчен бюджеттан субсидияләр каралган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Дәүләт ярдәме татар токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга, шәхси эшмәкәрләргә күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Айрат Хәбибуллин аныклап узганча, хуҗалыкларга һәм ат асраучыларга бу токымнан атлар сатып алу чыгымнарының 60 проценты кайтарылачак. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген республиканың ун муниципаль районында татар токымлы атлар бар. Әлки районында алар 218 баш – бүгенге көндә бу хайваннарның иң күп баш саны. Лениногорск районында – 112, Теләче районында – 37, Әлмәт районында – 26, Алексеевскида – 10 ат.

«Агымдагы елның 1 апреленә республикада татар токымлы атлар саны 414 баш тәшкил итә», – дип ачыклык кертте Айрат Хәбибуллин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк