Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда торак йортларга куелган видеокамералар өчен түләү системасына үзгәрешләр кертергә мөмкин

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Идарәче компанияләр һәм җирле үзидарә органнары видеокүзәтү системалары операторлары белән камералар өчен түләү күләмен киметү мөмкинлеге турын...

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Идарәче компанияләр һәм җирле үзидарә органнары видеокүзәтү системалары операторлары белән камералар өчен түләү күләмен киметү мөмкинлеге турында сөйләшәчәк. Бу мөмкин кадәр күбрәк урында Татарстан йортларында күзәтү камераларын кую эшен тизләтергә тиеш, дип ниятләнә. Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышында катнашучылар шундый карарга килде.

Совет рәисе Әгъзам Гобәйдуллин утырышны ачып җибәреп, республикадагы 38 программаның авыл көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгәнен искәртте. “Программалар өзеклексез эшләве муниципалитетларның үзләреннән тора. Бездә максатчан бердәм эш таләп ителә”, - диде ул.

Утырышта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, шәһәр һәм район башлыклары катнашты.

Көн үзәгенә куелган торак секторда видеокүзәтүне оештыру мәсьәләсе буенча Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасры Алексей Фролов чыгыш ясады. "Безнең позиция шундый: камералар һәркайда булырга тиеш. Алар җирлек территориясендә куркынычсызлыкны контрольдә тотып кына калмый, гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын да күзәтеп тору мөмкинлеге бирә. Бу территорияләрне җыештыру, чүпне даими чыгару һәм башкалар. Шуңа күрә бу хезмәт кирәк. Шул рәвешле, гражданнарның иминлеге өчен тынычрак булачак", - дип белдерде Фролов.

Докладчы 2015 елдан республикада 193 млн сумга 1180 камера куелганын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, аларны элемтә операторлары урнаштырган, әмма камералар өчен түләүдә кыенлыклар килеп чыккан. Бу әлеге максатларга бердәм финанслар чыганагы булмау белән бәйле.

Алексей Фролов сүзләренчә, камералар буенча таләпләрне кайбер шәһәр-районнар 100 процент дәрәҗәсендә үти. Шул ук вакытта, камералар куелса да, алар өчен түләп тору тәртибе җайга салынмаган районнар да бар. “Моның сәбәбе камераларны урнаштыру һәм аларның күзәтеп торуы өчен түләү бәясенә кайтып кала”, - диде ул. Алексей Фролов мисалга Казанны китерде. Башкалада камералар өчен түләп тору 900 сумнан 600 сумга кимегән, ә аларны торак фонд финанслап тора. Камераларны тоту өчен чыгымнарны торак-коммуналь хезмәтләр составына керткән районнар да бар. 
“Әмма без бу чыгымнарны идарәче компанияләр бер авырлыксыз торак-коммуналь хезмәтләр составына кертә алмавын да яхшы аңлыйбыз. Без тарифларны билгеләү чоры кысаларында, 1 нче июльгә кадәр карар кабул итүне тәкъдим итәбез”, - дип белдерде Алексей Фролов.

Торак йортларда видеокүзәтү “Имин шәһәр” программасы буенча кертелә. Рөстәм Нигъмәтуллин бу программаның дүрт елга исәпләнгән булуын, әмма хокук саклау органнарының аны ике мәртәбә тизләтүне тәкъдим итүен билгеләп узды. “Президент Рөстәм Миңнеханов та бу фикерне хуплаган кебек. Бүген, тәҗрибәдән күренгәнчә, камералар куелган урыннарда җинаятьләрне ачыклау күпкә артты. Җинаятьләр буенча дәлилләр туплау ныгыды. Бу фатирларның, кешеләрнең мөлкәтенең иминлеге өчен өстәмә чара”, - диде.

Рөстәм Нигъмәтуллин әйтүенчә, финанслау мәсьәләсендә төп авырлык камераларны кую белән бәйле түгел. “Моның белән сервис моделе буенча эшләүче “Таттелеком” шөгыльләнә. Алар үзләре камераларны урнаштыра. Ә идарәче компанияләргә тапшырыла торган картинка өчен түләнергә тиеш. Кайберәүләр бу түләүне гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүгә кертте. Видеокүзәтү өчен түләү кертү – ул тариф түгел, аны видеокүзәтү дип аерым юлга язып булмый, әмма аны гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләргә кертергә була”, - диде беренче вице-премьер. Аның фикеренчә, идарәче компанияләр белән шушы сервис моделен өстәмә керемнәр хисабына кертү мөмкинлеге турында сөйләшү кирәк. “Бу бит балалар да, кешеләрнең милке, машинасы да күзәтү астында булачак дигән сүз”, - дип белдерде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Утырышта катнашучылар, халыкның күпчелегенең үз куркынычсызлыгы өчен видеокүзәтүгә каршы булмавын билгеләп узды. Хокук саклау органнарының шәхси составы кимүе белән бәйле рәвештә дә, бу сорау бик актуаль, ди алар. Әмма түләүгә барып җиткәч, проблемалар туа. Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев бер камера өчен 900 сум дигән бәя белән килешеп бетмәвен, моның бик кыйбат булуын билгеләп узды. Бәлки, аукцион оештырыргадыр, дигән фикерен әйтте. Кайберәүләр фикеренчә, торак йортлар төзелгән вакытта ук камералар кую өчен чыгымнарны исәпкә алу зарур. Казан Башкарма комитеты вәкиле моны махсус закон акты белән гамәлгә ашырып булыр иде, дип саный.

Бу мәсьәләнең ничек хәл ителеше яз көне майда узачак утырышта билгеле булачак. Ә хәзергә муниципаль берәмлекләр советы президиумы идарәче ширкәтләргә һәм җирле үзидарә органнарына операторлардан видеокамерлар өчен түләүне киметү мөмкинлекләре турында белешергә күрсәтмә бирде. Шулай ук, проектта күп фатирлы йортларда милекчеләр өчен видеомониторинг системасын гомумйорт ихтыяҗлары составына кертү мәсьәләсе буенча җыелышлар уздыру каралган.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк