Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда урман утырту көне 5 майга билгеләнгән

Матюшино урманчылыгы буенча 30 гектардан артык урман утырту ниятләнә. (Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Урман утырту көне 5 майга билгеләнгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” аге...

Матюшино урманчылыгы буенча 30 гектардан артык урман утырту ниятләнә.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Урман утырту көне 5 майга билгеләнгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Матюшино урманчылыгы урманчысы Нурсил Гыйбадуллин хәбәр итте.

Без питомникларда үстерелгән үсентеләрне гадәттә 15 апрельдә утырта башлый идек. Быел булырмы-юкмы, кар акрын китә. 5 майга урман утырту көне билгеләнде. Аңынчы ук урман утыртуларны башлыйбыз. Урманнардагы буш урыннарда, киселгән урыннарга, юл кырыйларында утыртачакбыз. Аннары калкулык урыннарда, ярларны саклап калу, ярлар юылмасын өчен, яр буйларына агачлар утыртачакбыз. Безгә зур гына территория бүлеп бирелә. Безнең урманчылык буенча гына да 30 гектардан артык урман утыртылачак”, - дип белдерде Нурсил Гыйбадуллин. Дәвамын укыгыз...

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк