Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда узган атнада ОРВИ белән авыручылар артуы дәвам иткән

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда узган атнада ОРВИ белән авыручылар артуы дәвам иткән. 12нән 18 февральгә кадәр 18 мең 30 авыручы теркәлгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм...

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда узган атнада ОРВИ белән авыручылар артуы дәвам иткән. 12нән 18 февральгә кадәр 18 мең 30 авыручы теркәлгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр дә республикада ОРВИ белән авыручылар саны артуы теркәлгән булган. 5нән 12 февральгә кадәр мең кешегә артып, атна эчендә яңа авыручылар саны 17 мең 562 кешене тәшкил иткән.

Ә 29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр авыручылар саны 1,5 мең кешегә арткан.

Авыручылар саны артуга карамастан, бүгенге көндә Татарстан халкы арасында авыру дәрәҗәсе эпидемиология баскычыннан 22,6 процентка түбән, дип аңлатма бирә ведомство хезмәткәрләре.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк