Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда Владимир Путин өчен иң күп тавышны Нурлат районында биргәннәр

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Республика Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне эшкәрткән “Выборы” дәүләт автоматлаштырылган системасы күрсәткечләренә караганда, Татарстанда 19 мар...

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Республика Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне эшкәрткән “Выборы” дәүләт автоматлаштырылган системасы күрсәткечләренә караганда, Татарстанда 19 март иртәсенә, сәгать 3кә, сайлаучылар иң күп тавышны Россиянең бүгенге Президенты Владимир Путинга биргән. Аңа 1 616 660 кеше үз тавышын тапшырган, бу – 82,90 процент дигән сүз.

Мәгълүм булганча, Россия Президенты вазифасына сигез кандидат дәгъва иткән иде.

Татарстанда шулай ук 19 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Владимир Жириновский – 2,91 процент (56 716 сайлаучы тавыш биргән), Павел Грудинин – 8,62 процент (168 076), Сергей Бабурин – 0,57 процент (11 090), Максим Сурайкин – 1,76 процент (34 309), Ксения Собчак – 1,21 процент (23 557), Григорий Явлинский – 0,77 процент (15 091), Борис Титов – 0,56 процент (10 925) тавыш җыйган.

Татарстанда барлыгы 2 860 693 сайлаучы исәпләнә. Владимир Путин өчен иң күп тавышны Нурлат районында биргәннәр – 98,14 процент. Кайбыч районында – 97,08, Аксубай районындагы күрсәткеч – 95,73 процент.

Иң аз дигәндә: Түбән Кама шәһәрендә – 70,88 процент, Казанның Авиатөзелеш районында – 72,58, Азнакай шәһәрендә – 72,63. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк