Татарстанда Яңа ел төнендә салкын көтеләме?

Татарстанда Яңа ел төнендә 24 градус салкын көтелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтү һәм ликвидация комиссиясе утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сөйләде.
«31 декабрьдә Татарстанда бераз кар явуы көтелә, урыны белән –13...– 18 градус салкын булачак. Яңа ел төнендә – 15...– 20 градус, аязганда –24 градус фаразлана.
Республикада беренче гыйнварда – 12...– 17 градус салкын булачак», – диде Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров.
– 24 градуска кадәр салкын 30 декабрь төнендә көтелә. Ул көнне көндез һава температурасы –14...– 19 градус булачак, дип җиткерә метеорологлар.
Чыганак: татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
27 июль 2022 - 14:46
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте