Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда ясалма дарулар калмаячак

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Валерия Белова). 2020 елга Татарстанда ясалма һәм куллану вакыты чыккан дарулар калмаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия Сәламәтлек саклау к...

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Валерия Белова). 2020 елга Татарстанда ясалма һәм куллану вакыты чыккан дарулар калмаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин сөйләде.

Дару препаратларын маркировкалау уңаеннан Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелек федераль хезмәте куллану вакытын гына түгел, даруның бәясен дә контрольдә тота алачак.

Һәр дару кабына куелган уникаль чип-кодта препарат турында бөтен мәгълүмат - кайда һәм кайчан җитештерелгән, куллану вакыты сакланачак.

Шул ук вакытта препаратларны маркировкалау даруларның бәясе күтәрелүгә китерәчәк. Белгечләр сүзләренчә, шулай да ул артык сизелерлек булмаячак. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк