Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда яшәүчеләрне февральдә өч көн рәттән ял көтә

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда яшәүчеләрне февральдә өч көн рәттән ял көтә. Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат...

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда яшәүчеләрне февральдә өч көн рәттән ял көтә. Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февральдә билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар көне ял итә торган бәйрәм көне санала. Биш көнлек эш атнасында республика халкы 23, 25 һәм 25 февральдә ял итәчәк.

22 февральдә, бәйрәм алды көне буларак, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

татар-информ

Фото: архив/Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк