Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда язгы каникулда 129 мәктәп яны лагере эшләячәк

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанның 4 муниципаль берәмлегендә язгы каникул көннәрендә 129 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда 7 мең 246 бала ял итә алачак. Казанда 6 мең 72...

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанның 4 муниципаль берәмлегендә язгы каникул көннәрендә 129 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда 7 мең 246 бала ял итә алачак. Казанда 6 мең 721 бала өчен 114 лагерь ачылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.

Мәктәп яны лагерьлары шулай ук Спас, Алабуга һәм Теләче районнарында ачылачак, дип сөйләде спикер. Укучыларның язгы каникулы 26 марттан 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы чорга укучылар өчен төрле чаралар планлаштырылган.

“Республика укучылары өчен спартакиада дәвам итә. Ел дәвамында көллият һәм мәктәп укучылары спортның ун төре буенча ярышалар. Мәктәп, муниципаль, зона этаплары уза. Аннары республика финалы уза. Мәктәп каникуллары вакытында волейбол буенча зона этаплары уза”,- дип билгеләп үтте Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары.

“Барлык муниципаль берәмлекләрдә укучылар өчен класстан тыш чаралар, ярышлар, эстафета, музейларга экскурсияләр оештырылган. Түгәрәкләр һәм секцияләр эшләячәк”, - диде спикер.

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк