Татарстанда зур гонорарлы туй

Узган ялларда Татарстанның “Свияжские холмы” курорт комплексында бөтен республиканы шаулаткан туй үткәрелде. Биредә Филипп Киркоров, L`One һәм Ани Лоракның чыгыш ясаганы билгеле. Чараның алып баручысы – актриса, «Comedy Woman» юмористик тамашасы аша мәгълүм артистка Екатерина Скулкина булган.
Мондый зур бюджетлы туйның оештыручылары да билгеле булды. «Вечерняя Казань» хәбәр итүенчә, ООО «ПСО «Казань» төзелеш компаниясенең генераль директоры Равил Җиһаншин кечкенә кызын кияүгә биргән.
Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, Филипп Киркоровның гонорары 100 мең Евродан, ә Ани Лоракның бер чыгыш өчен түләү бәясе 30 мең Евродан башлана.
Фото — скриншот Инстаграм (@kazan.novosti)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 сентябрь 2023 - 12:34
-
22 сентябрь 2023 - 11:21
-
21 сентябрь 2023 - 09:42
-
20 сентябрь 2023 - 11:08
-
19 сентябрь 2023 - 13:11
-
18 сентябрь 2023 - 08:52
-
17 сентябрь 2023 - 09:25
-
16 сентябрь 2023 - 09:18
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте