Татарстанга буран һәм көчле җил килә

Вакыты белән юеш кар, көндез яңгыр явачак.
Иртәгә, 27 мартта, Татарстан территориясенә болытлы һава торышы (көндез – аязучан) әйләнеп кайтачак. Вакыты белән юеш кар, көндезен яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән буран һәм бозлавык булырга мөмкин Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә, әмма төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә җил секундына 15-18 метрга кадәр (шул исәптән Казанда – 16 метрга кадәр) көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык хасил була.
Кичен һәм төнлә термометр баганалары нульдән 4 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава 2-7 градуска кадәр җылына.
Чыганак: tatar-inform
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
25 май 2022 - 16:06
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте