Татарстанга корбан сарыкларын кертү тәртибе катгыйлана

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанга Корбан сарыкларын кертү тәртибе катгыйлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе вәкилләре “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

“Корбан бәйрәменә сарыклар кертүне аерым контрольгә алдык. Бер карасаң, әле бәйрәмгә кадәр шактый вакыт бар, әмма нәкъ шушы вакытта вак терлек алып кайта башлыйлар”, – диде Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

Искәртеп үтик, быел Корбан бәйрәме 22 августка туры килә.

Корбанга сатыласы сарыклар барлык карантин чаралары аша үтәргә тиеш.

“Намуссыз эшмәмәкәрләр, арзанрак бәягә сарык алып, республикага алып кайта. Казахстан, Россиянең көньяк регионнары – бу төбәкләр аеруча да куркыныч, аннан сарык алмаска киңәш итәбез. Башкортстанда килеп чыккан тилчә авыруына шул ук Казахстаннан рөхсәтсез кертелгән мөгезле вак терлек гаепле. Кагыйдә буларак, мөгезле вак терлектә тилчә авыруы күзәтелми. Алар бу чирне йөртүчеләр генә”, – диде ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Александр Козлов.

Татарстанның ветеринария идарәсе вәкилләре, сарык сатып алучы эшмәкәрләрне ветеринарлар белән киңәшләшергә чакыра.

“Эшмәкәрләр ишетсен иде, без мал-туарны кайсы төбәктән, нинди хуҗалыктан сатып алырга мөмкин икәнлеген һәрвакыт әйтәбез, аңлатабыз. Корбан сарыклары республикага барлык карантин чараларын үтәгәннән соң гына кертеләчәк. Һәр баш сарыкны ветеринарлар карарга, лаборатория тикшерүләре үткәрергә тиеш”, - диде Козлов.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстан малларына нодуляр дерматит чире үтеп керергә мөмкин, 2017 елда ветеринария өлкәсендә 2 мең 190 тәртип бозу очрагыкүзәтелгән, Татарстанда һәр мал хуҗасына искәртү-кисәтү кәгазьләре таратыла дип тә язган иде.

татар-информ

Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
282
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы