Татарстанлы Кызыл мәйданга Җиңү байрагын алып чыкты

Кече сержант Фокеев мәйданда Бөек Җиңү символын күтәреп бару хокукына икенче ел рәттән лаек булды
Казан, 9 май, “Татар-информ”). Бүген, 9 майда, Кызыл мәйданга Җиңү байрагын Түбән Кама кешесе - кече сержант Алексей Фокеев алып чыкты, дип хәбәр итте “Беренче канал”.Бөек Җиңү символын күтәреп бару хокукына ул икенче ел рәттән лаек булды.Парадта мин алып барасы байрак өч килограмм чамасы”, - дип сөйләде татарстанлы. Аның сүзләренчә, парад репетицияләрендә Җиңү байрагын 16 килограммлы тимер торба алыштырган. Бу - парад вакытында байрак йөртүче җил каршылыгын истә тотсын өчен кирәк булган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
28 май 2022 - 09:00
-
27 май 2022 - 09:01
-
26 май 2022 - 15:42
-
26 май 2022 - 11:20
-
25 май 2022 - 16:06
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте