Логотип
Хәбәрләр

Татарстанлылар иң яхшы аш-су остасы исеме өчен көрәшәчәк

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). 12-14 апрельдә Казанда татар милли ашлары буенча Юныс Әхмәтҗанов исемендәге һөнәри конкурс узачак, дип хәбәр итә Казан инновацион университеты матбугат хезмәте. Ко...

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). 12-14 апрельдә Казанда татар милли ашлары буенча Юныс Әхмәтҗанов исемендәге һөнәри конкурс узачак, дип хәбәр итә Казан инновацион университеты матбугат хезмәте.

Конкурста җәмәгать туклануы предприятиеләре аш-су осталары һәм студентлар катнашачак. Чара татар халык ашларын һәм татарларның кунакчыл булуын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурсны Татарстан Хөкүмәте, Казан мэриясе, Рестораторлар һәм һәм отельерлар ассоциациясе оештыра.

Конкурсның ачылыш тантанасы 12 апрельдә 15.00 сәгатьтә Казан ярминкәсендә узачак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк