Логотип
Хәбәрләр

Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышына багышланган конкурста катнашырга чакыралар

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышына багышланган Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте....

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышына багышланган Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән һәм Мәдәният министрлыклары, Россия дәүләт китапханәсе һәм “Не секретно” нәшрият йорты “Бөек Җиңү геройлары” дигән Бөтенроссия әдәби конкурсында катнашырга чакыра.

Бәйге Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының һәм локаль низагларда Россия хәрбиләренең батырлыгы турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатында үткәрелә.

Финалда җиңү өчен хикәя, очерк, шигырь авторлары гына түгел, рәссамнар, шулай ук фотографлар да көрәшә ала. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең яшьләре чикләнмәгән. Гаризалар бары электрон рәвештә генә gvp2017@mail.ru адресына кабул ителә.

Конкурска нәтиҗәләр бу елның 1 сентябрендә ясалачак.

Тулырак мәгълүматны героивеликойпобеды.рф сайтында табарга мөмкин.

татар-информ

Фото: mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк