Логотип
Хәбәрләр

Татарстанның 14 районында бәрәңгедә карантин авыруы ачыкланган

ТР буенча Россельхознадзор идарәсендә искәртүләренчә, утырту өчен бары тик яхшылап тикшерелгән бәрәңге орлыгын гына кулланырга кирәк. Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Татарстанның...

ТР буенча Россельхознадзор идарәсендә искәртүләренчә, утырту өчен бары тик яхшылап тикшерелгән бәрәңге орлыгын гына кулланырга кирәк.

Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Татарстанның 14 районында бәрәңгедә карантин авыруы (алтынсыман бәрәңге нематодасы) ачыкланган. Бүген агымдагы елның беренче кварталында ТР буенча Россельхознадзор идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хокукый җайга салу тәҗрибәсе нәтиҗәләре хакында фикер алышу барышында ведомство җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов шул хакта хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, 21 торак пункттагы бакча яны кишәрлекләрендә алтынсыман бәрәңге нематодасы ачыкланган.

«Тиздән республикада бәрәңге утырта башлаячаклар. Шуңа бәйле рәвештә, утырту өчен бары тик яхшылап тикшерелгән бәрәңге орлыгын гына кулланырга кирәк», - дип искәрткән Фәттерахманов.

Нематодага бирешми торган сортлар үстерү, шулай ук чәчү әйләнеше (әйтик, бәрәңгене күпьеллык үләннәр яки горчица белән чиратлаштырып утырту) карантин авыруына каршы көрәштә төп алым булып тора. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк