Логотип
Хәбәрләр

Татарстанның өч матбугат чарасы «Киңкырлы Россия» конкурсында җиңде

Казанда этник конкурста җиңүчеләр белән очрашу уздырылды, һәм лауреат-эшләрне тәкъдим иттеләр. Татарстанның өч массакүләм мәгълүмат чарасы - «Татарстан» ДТРК, «Идель» журналы һәм «Челнинские известия...

Казанда этник конкурста җиңүчеләр белән очрашу уздырылды, һәм лауреат-эшләрне тәкъдим иттеләр.

Татарстанның өч массакүләм мәгълүмат чарасы - «Татарстан» ДТРК, «Идель» журналы һәм «Челнинские известия» газетасы - журналистларның «Киңкырлы Россия» («Многоликая Россия») Бөтенроссия Ачык конкурсы призларына ия булды. Кичә, 23 сентябрьдә,  «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында җиңүчеләрнең жюри әгъзалары белән очрашуы уздырылды. 

Очрашуда конкурста катнашучылар белән таныштырдылар һәм аларның эшләреннән өземтәләр күрсәттеләр.

«Татарстан» ДТРК - «Радиотапшырулар циклы» номинациясендә 3нче урынга, «Идель» журналы - «Кәгазь басмаларда чыккан язмалар циклы» номинациясендә 3нче урынга, «Челнинские известия» газетасы «Интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан язмалар циклы» номинациясендә 2нче урынга лаек булды

«Киңкырлы Россия» бәйгесе 2006 елда ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан, милли традиция һәм йолаларны популярлаштыру, Россия Федерациясе территориясендә һәм аннан читтә яшәүче халыкларның үз мәдәниятләренә һәм сәнгатенә булган кызыксынуны арттыру максатыннан оештырыла.

«Киңкырлы Россия» конкурсы 2018 елда 11нче тапкыр үткәрелде. Конкурста Россия төбәкләре журналистларының тормыш-яшәеш, мәдәният, Россия халыкларының үзара мөнәсәбәтләрен чагылдырган эшләре катнашты.

 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк