Логотип
Хәбәрләр

Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак

Иртәгә, 14 мартта, төнлә һәм иртән Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак. Республиканың көнбатышында урыны белән көчле кар була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Көндез...

Иртәгә, 14 мартта, төнлә һәм иртән Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак. Республиканың көнбатышында урыны белән көчле кар була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез урыны белән бераз кар яву ихтимал. Төбәктә аязучан-болытлы һава торышы саклана. Юлларда бозлавык булачак.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -9 градуска, аязганда -13 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температура -4 тән 1 градуска кадәр булыр дип фаразлана. 

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк