Логотип
Хәбәрләр

Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова белән очрашу

7 нче февраль көнне М.Җәлил музей-фатирында Театр елы һәм халкыбызның яраткан артисткасы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың 75 яшьлек олуг юбилее уңаеннан артистк...

7 нче февраль көнне М.Җәлил музей-фатирында Театр елы һәм халкыбызның яраткан артисткасы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың 75 яшьлек олуг юбилее уңаеннан артистка белән җылы очрашу булып узды.

Кичәдә Исламия ханымның иҗат һәм тормыш юлыннан, шулай ук тормыш иптәше һәм сәхнә партнеры Хәлил ага Мәхмүтов турында да матур җылы хатирәләр барланды. Килгән кунаклар белән бергә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының музей мөдире Розалия Чабатова театр һәм яраткан артисткабыз турында биргән кызыклы сорауларга җавап эзләде. Розалия ханым билгеләп үткәнчә: «Исламия Һидиятулловна зур дәрәҗәләргә ия булса да, гади булып кала. Театрыбызның гына түгел, ә бөтен татар халкының горурлыгы!». Бу сүзләрнең дөреслегенә әлеге матур очрашу тагын бер дәлил булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк