Логотип
Хәбәрләр

Татарстанның халык артисты белән хушлаштылар

Бүген Казанда Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова белән саубуллашу чарасы узды. Һаҗәр Шәкүрова кичә 79 яшендә вафат булды. Һаҗәр Шәкүрова Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия теат...

Бүген Казанда Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова белән саубуллашу чарасы узды.

  • Һаҗәр Шәкүрова Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 1964 елда эшли башлый. Ул елларда әлеге театр Республика күчмә театры була.

"Җор телле, шук иде. Соңгы очрашуыбызда: "Исәнлектә күрешергә язсын", - дип саубуллашты", - дип искә алды Һаҗәр апаны Кәрим Тинчурин театры артисты Гөлчәчәк Хафизова.

"Хәтта авырый башлагач та, бер премьераны да калдырмый иде. Театрыбыз үткәргән бәйрәмнәргә килә иде", - дип сөйләде Кәрим Тинчурин театры артисты Гүзәл Гайнуллина.

Һаҗәр Шәкүрова Казан шәһәре Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамыгындагы мөселман зиратына җирләнде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк