Татарстанның мәдәният хезмәткәрләренә 100 000 сум акча бирелә

Татарстан районнарында эшләүче мәдәният хезмәткәрләре 100 000 сум акча алу мөмкинлегенә ия булачак.

Әлеге премия Татарстанның авыл җирлекләрендә мәдәният өлкәсендә эшләүче яшьләргә кызыксындыру чарасы буларак тәкъдим ителгән проект кысаларында биреләчәк. Проект өчен тавыш бирү 18 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында узды.

Түләүне 30 яше тулмаган, район (авыл) җирлегендә мәдәният өлкәсендә эшләүче яшьләр алачак. Төп шарт – уку йортын тәмамлауның беренче елында мәдәният өлкәсенә эшкә урнашу.

Искәртеп үтик, урта белемле белгечәлгә – 50 000, югары белем алган мәдәният хезмәткәрләренә 100 000 күләмендә премияләр каралган.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
331
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы