«Татарстанның нәни гүзәле» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). «Татарстанның нәни гүзәле» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Түбән Камадан 10 яшьлек Олеся Фәрдиева «Татарстанның нәни гүзәле» титулын яулады, дип хәбәр итте конкурсны оештыручылар.

Республика матурлык һәм талантлар бәйгесенең финалы Татар дәүләт филармониясендә узган. Финалда барлыгы 31 кыз катнашкан, аларны берничә этап нәтиҗәләре буенча сайлап алганнар. Сәхнәдә Казан, Чаллы, Болгар, Түбән Кама, Яшел Үзән, Менделеевск, Лаеш районы, Байлар Сабасы һәм Тәтештән килгән яшь модельләр чыгыш ясаган.

Бәйгедә Казаннан Амелия Сөләйманова - «Фотомодель», Байлар Сабасыннан 8 яшьлек Анжелина Насыйбуллина «Иң сөйкемле кыз» номинациясендә җиңү яулаган. 11 яшьлек Азалия Шиһапова - «Икенче Принцесса», 9 яшьлек Милана Илюхина (икесе дә Казаннан) «Беренче Принцесса» титулына ия булган. 8 яшьлек Мәрьям Сабирова «Казанның нәни гүзәле-2018», ә Түбән Камадан 10 яшьлек Олеся Фәрдиева «Татарстанның нәни гүзәле-2018» дип табылган.

Кызларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылган. Җиңүчеләр Татарстанны Россия, Халыкара матурлык һәм талантлар бәйгеләрендә тәкъдим итәчәк. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
299
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы