Логотип
Хәбәрләр

Татарстанның һәр икенче татар авылында Сабан туе үткәрелми

Татарстанның һәр икенче татар авылында Сабан туе үткәрелми. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова “Татар-информ” мәгълүмат агент...

Татарстанның һәр икенче татар авылында Сабан туе үткәрелми. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә әйтте.

“Соңгы елларда хәтта Татарстандагы татар авылларының бөтенесендә дә Сабан туйлар үткәрелә дигән җөмләне әйтә алмыйбыз. Татарстандагы татар авылларының 52 проценттан күбрәгендә Сабан туе үткәрелми. Бу, әлбәттә, безне шактый борчый. Инвесторы булган, фермеры булган, беркадәр көче булган кайбер районнар 14 авылга бер Сабан туе оештыралар. Бу Сабан туен оештыруга күтәрелгән чыгымнарга мөнәсәбәтле”, - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк