Логотип
Хәбәрләр

Tatkniga.ru сайтына керүчеләрне “Татар тарихы” һәм Гүзәл Яхина романнары кызыксындыра

Татарстан китап нәшрияты үзенең Tatkniga.ru сайты (Татар әдәбияты үзәге) кулланучылары арасында басмаларына булган ихтыяҗ үзенчәлеген өйрәнгән. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының матбугат хезмәте хә...

Татарстан китап нәшрияты үзенең Tatkniga.ru сайты (Татар әдәбияты үзәге) кулланучылары арасында басмаларына булган ихтыяҗ үзенчәлеген өйрәнгән. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Электрон басмалар арасында иң күп сатылган китаплар: Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы, “Татарча сөйләшик” дәреслеге, һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең 100 еллыгына багышлап 2015 елда чыгарылган «Шихабутдин Марджани. Антология татарской богословской мысли» мәкаләләр җыентыгы.

Сайтка керүчеләр басма китаплардан “Татар тарихы”, Габдулла Тукайның “Су анасы” китапларын һәм “Татарча-русча тематик рәсемле  сүзлек” не өстен күрәләр.

Татар әдәбияты үзәге сайтында китапларны электрон һәм басма вариантта сатып алырга мөмин, кайберләрен бушка да укып була. Ресурс кулланучыларның ихтыяҗларын исәпкә алып алга таба да камилләшәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк